Хөрмәтле укытучылар, укучылар!
Казан федераль
университетының Филология һәм сәнгать институтында 17 ноябрьдә – шимбә көнне сәг.11.00 дә
АБИТУРИЕНТ КӨНЕ була. Сезнең
мәктәптән дә килергә теләүче укучыларны ата-аналары белән бергә көтеп калабыз.
Аларны безнең вузга кабул итү кагыйдәләре белән, университетыбыз тормышы һәм
белгечлекләр, институтта ачылган Кече ФСИ белән таныштыру күздә тотыла. КФУның Филология
һәм сәнгать институтына керү тәртипләре, әзерлек формалары белән www.kpfu.ru сайтында танышырга мөмкин. Телефоннар: (843)
293-94-52, (843) 293-20-79 (ФСИның Халыкара Казан лингвистик үзәге).
Килүегез турында минем электрон адреска
җавап юллап, алдан хәбәр итсәгез, рәхмәтле булыр идек.
Килү өчен безнең адресны беләсез: Казан, Татарстан ур., 2.
Ихтирам белән,
оештыру үзәге |